- РУС
- ТАТ
газета
Татар эсерлары — «Таңчылар» оешмасы органы.
1906 елның 18 маеннан 16 ноябренә кадәр Казанда татар телендә атнага 2–3 тапкыр нәшер ителә, барысы 65 саны чыга.
Нашире — Г.Пүтиләков, аннары — Ф.Туктаров, мөхәррире — Г.Пүтиләков, 19 июньнән С.Рәмиев, фактик мөхәррире — Г.Исхакый.
«Белем — фикерләүгә ачкыч һәм бәхеткә баскыч» девизы белән чыга.
«Таң йолдызы»ның максаты — хезмәт ияләре мәнфәгатьләрен яклау.
Сәяси мәсьәләләргә: мөселман депутатларының Дәүләт Думасындагы эшчәнлегенә, социалистик идеяләрне пропагандалауга зур игътибар бирелә.
Редакция татар либераль демократларының принципиаль оппоненты, татарларның милли, сәяси һәм рухи мөстәкыйльлеген яклаучы булып тора,
Учредительләр җыенын чакыруны яклап чыгыш ясый.
Күп кенә мәкаләләрдә «Иттифакъ әл-мөслимин» партиясенең программасы тәнкыйтьләнә.
Г.Исхакый газетаны үз трибунасы сыйфатында файдалана («Чыңгыз», «Япанчы» псевдонимы белән басыла). «Таң йолдызы» битләрендә аның Ф.Кәрими белән шәхси каршылыклы мөнәсәбәтләре чагылыш таба.
С.Рәмиев килү белән, газетаның сәяси юнәлеше көчәя, дәүләт структурасын тәнкыйтьләгән мәкаләләр саны арта; Рәмиевнең анда басылган шигъри әсәрләрендә консерватив руханилардан мыскыллап көлү, милләтнең үсешенә һәм аң-белемгә чакыру яңгырый.
Басма авторларының сәяси радикализмы татар мәдәниятенә, әдәбиятына, теленә багышланган материалларда, татар язучылары китапларына һәм татар театрлары спектакльләренә рецензияләрдә, татар матбугатына күзәтүләрдә күренә.
«Таң йолдызы»ндагы мәкаләләрнең хөкүмәткә кискен каршы рухта булуы хөкүмәтнең игътибарыннан читтә калмый. Аның дистәгә якын саны конфискацияләнә. Ышанычсыз басма буларак, газета ябыла.
«Таң мәҗмугасы» журнал-җыентыгы итеп үзгәртелә: ике саны (1906 елның 18 декабре, 1907 елның 1 июле) конфискацияләнә; рәсми мөхәррир-нашире — Х.Әбүзәров, фактик мөхәррире Г.Исхакый була. «Таң йолдызы»ның дәвамчысы — «Тавыш» газетасы.
Фахрутдинов Р.Р. Татарский либерализм в конце ХIХ – начале ХХ вв. Казань, 1998;
Нуруллина Р.М. Татарча вакытлы матбугат тарихыннан (1905–07 елларда демократик газеталар). Казан, 2002;
Татар энциклопедиясе. Казан, 2016. Т.5;
Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;
Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;
Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.