Чыгу урыны һәм вакыты

Казанда татар телендә нәшер ителә.

1926 елның августыннан «Азат хатын» исеме белән чыга, нашире — ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты.

1941–1957 дә басылмый, 1958 елда кабат торгызыла, 1991 елдан хәзерге исеме белән чыга башлый.

Оештыручысы — «Татмедиа» ААҖ.

Төрле еллардагы баш мөхәррирләре — Г.Гафурова, Ш.Кәримова, Ш.Азанова, Р.Әхмәтшина, А.Ф.Хәсәнова, В.Ф.Ихсанова, Р.Р.Туфитуллова, Ф.Р.Бәдретдинова, Л.Р.Юнысова.

Башлангыч чорында Һ.Такташ журналның җаваплы сәркатибе була, төрле елларда язучылар: Д.Зөбәерова, К.Тимбикова, М.Маликова, Г.Шәрәфетдинов, М.Әмирханов, С.Ибраһимова һәм башкалар; рәссамнар И.Әхмәдиев, Х.Әхмәтҗанов, М.Мөхәммәтҗанов, А.Үтәгәнов, Т.Хаҗиәхмәтов, С.Ибрагимова, А.Тимергалина һәм башкалар; фотохәбәрчеләр: М.Блатт, Д.Бунтуков, Ф.Гобәев, Г.Хафизов, Р.Якупов һәм башкалар эшли.

Журнал белән күренекле язучылар Г.Бәширов, Ә.Еники, А.Гыйләҗев, М.Мәһдиев, Т.Миңнуллин, Х.Сарьян, С.Сөләйманова һәм башкалар хезмәттәшлек итә.

Юнәлеше

Нигез салынганнан бирле журналда хатын-кызларның иҗтимагый һәм хезмәт эшчәнлегенә багышланган мәкаләләр, гаилә-көнкүреш темасына очерклар, хикәяләр, лирик шигырьләр, поэмалар басыла; театр, рәсем һәм музыка сәнгате үсеше мәсьәләләре яктыртыла, хуҗалык алып бару һәм сәламәт яшәү буенча киңәшләр бирелә.

Журнал бик тиз популярлаша, 1930 елларга аның тиражы 15 мең данәгә җитә.

1937 елда мөхәррире Г.Гафурова репрессияләнә: журнал күбрәк партия документларын, иҗтимагый-сәяси материалларны чыгара.

1958 елда кабат торгызылгач, басма баштагы тематик юнәлешен саклый, укучыларны Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызлар, тыл хезмәтчәннәре белән таныштыра; өлгеләр һәм тегү буенча күрсәтмәләр белән тәэмин ителгән модалы кием модельләренең график рәсемнәре (1970 елдан — фотосурәтләр), косметика, аксессуарлар куллану буенча тәкъдимнәр, этикет кагыйдәләре басыла.

Журнал татар телендә мода турындагы төп мәгълүмат чыганагы булып тора, укучыларда яхшы зәвык тәрбияли.

1970 елларда татар басмалары арасында рекордлы тираж белән (айга 450 меңләп данә) чыга.

Укучылар аудиториясен киңәйтергә, милли тәрбия мәсьәләләренә игътибар юнәлтергә омтылып, «Сөембикә» төрле бәйгеләр («Гыйффәт туташ», «Киленбикә», «Сөйгәнемә — сөю билгесе» һ.б.) уздыра.

1980 елларның 2 нче яртысында ислам һәм мөселман хатын-кызлары тормышына багышланган материаллар басыла башлый.

1999 елда редакция укучылар тарафыннан зур абруй казанган дип табылган хатын-кызларга бүләк («Сөембикә беләзеге») булдыра.

Бөтентатар «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы «Сөембикә» җирлегендә оеша.

«Сөембикә» — 1980 еллардан башлап илдән читтә яздырыла торган татар телендәге беренче басма.

2000 еллар башында туташлар өчен аерым «Асылъяр» кушымтасы белән чыга.

«Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә (1976 ел).

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2016. Т.5;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – З.З.Гыйләҗев