1 нче Ерак Көнчыгыш фронты органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1945 елда татар телендә нәшер ителә, барысы 80 саны чыга.

Мөхәррире — Габделхәй Хәбиб.

Юнәлеше

Япониягә каршы хәрби операцияләр вакытында Ерак Көнчыгышта Кызыл Армиянең сугыш хәрәкәтләрен яктырта.

Хәрби хәбәрчеләр — Г.Әпсәләмов, Г.Габид, К.Иманкулов, газетада сугышчылар Г.Җәлилов, М.Ибраһимов, З.Сафиуллин, Х.Шәмсиев еш чыгыш ясыйлар.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2016. Т.5;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.