- РУС
- ТАТ
(«Казан шәһәренең белешмәләр сәхифәсе»), Казандагы беренче хосусый газета
Белешмә сәхифәсе Россиядә басма буларак 1860–1870 елларда үсеш ала, җирле универсаль газеталарның (рәсми губерна басмаларына өстәмә буларак) дәвамчысы була. 1860 елда Идел буе шәһәрләрендә «Саратов шәһәренең белешмәләр сәхифәсе» («Справочный листок г.Саратова», 1863 г.), «Әстерхан белешмәләр сәхифәсе» («Астраханский справочный листок», 1965 г.), «Самара белешмәләр сәхифәсе» («Самарский справочный листок», 1866–1888 гг.) һәм башкалар басыла башлый. Шәһәр хөкүмәте ярдәме белән мондый басма Казанда да барлыкка килә.
Газета 1867 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр атнага 3 тапкыр рус телендә нәшер ителә, барысы 146 сан чыга.
Нашире һәм мөхәррире — Казан университетының рус хокукы тарихы кафедра доценты С.М.Шпилевский.
Актив авторлары арасында — Н.Я.Агафонов, Н.Н.Булич, А.М.Бутлеров, П.П.Васильев, В.В.Владимиров, Н.А.Головкинский, Н.И.Золотницкий, А.Лебедев, В.Магнитский, В.П.Невельской, И.М.Николич, В.Н.Тиманова, С.И.Черепанов.
Материалларның күп өлеше Казан тормышына багышлана.
Гомумсәяси һәм хөкүмәт материаллары аз була (башлыча, Петербургның «Северная почта» газетасыннан күчереп алынганнар).
Дворян һәм Сәүдәгәрләр җыеннарындагы вакыйгалар, хәйрия акцияләре, театр һәм музыка тормышы турында хәбәр ителә.
Газета театр тамашалары турындагы игъланнар, бенефисларга бәяләмәләр белән тулган була.
П.Васильевның «Казан театры тарихы өчен материаллар» («Материалы для истории казанского театра»), С.Шпилевскийның «Казан театры тарихы...» («История казанского театра...») язмалары, 1867 елның 15 октябрендә шәһәр театры, Александр бакчасында җәйге театр ачылу турындагы материаллар басыла.
Шәһәрдә һәм өлкәдә мәгариф торышы яктыртыла: университет, гимназияләр һәм училищеләр тормышы һәм тарихы турында кыска мәкаләләр дөнья күрә.
Игътибар үзәгендәге мәкаләләр: В.Владимировның «Киләчәк 1868 елның 21, 22 һәм 23 гыйнварында 1 нче Казан гимназиясенең 100 еллыгына багышланган тантаналы юбилеен бәйрәм итү» («Празднование торжества столетнего юбилея 1-й Казанской гимназии 21, 22 и 23 января будущего 1868 года»), Н.Фастрицкийның «18 йөзнең икенче яртысында хәзерге университет кварталы» («Нынешний университетский квартал во второй половине 18 столетия»), И.Николичның «Казандагы Мария хатын-кызлар училищесе» («Мариинское женское училище в Казани»).
Газетаның озак вакытка исәпләнгән зур акцияләреннән берсе «Справочный листок...»та шәһәр халкының эчәргә яраклы су белән тәэмин ителешен укучылар белән уртага салып тикшерүдән гыйбарәт була.
«Казанда суүткәргеч сузу комитеты кушуы буенча әлеге комитет әгъзалары Граве, Больцани һәм Бутлеров тарафыннан әзерләнгән Казан Шәһәр Думасына мөрәҗәгать проекты»н («Проект отношения в Казанскую Градскую Думу, представленного согласно поручению комитета по устройству в Казани водопровода, членами сего комитета Граве, Больцани и Бутлеровым») бастырудан башлана. Проект авторларыннан кала, аңарда табиб Н.А.Виноградов, геолог Н.А.Головкинский, археолог П.Т.Жуковский, сәнәгатьче Н.К.Крестовников, гигиена белгече А.И.Якобий һәм башкалар катнашалар.
Шәһәрне төзекләндерү: урамнарны яктырту, күперләр, бульварлар, дамбаның Бишбалта бистәсенә кадәрге участогы торышы һәм башка турындагы материаллар басыла.
Кабан күлендәге пароходта йөреп күңел ачып кайту эшен оештыру, Зөя авылы белән җәйге элемтә турындагы мәсьәләләр куела.
«Иделдән» сәхифәсендә навигация торышы турында җентекле мәкаләләр басыла; календарь бүлегендә православие һәм мөселман бәйрәмнәре, шулай ук халык бәйрәмнәре (чуаш, удмурт, мари) турында белешмәләр бирелә.
Матбугат күзәтүләреннән Н.Я.Агафоновның «Рус газеталарындагы узган ел Казаннан юлланган язмаларга күзәтү» («Обозрение корреспонденций из Казани в русских газетах за прошедший год»), П.П.Васильевның «1866 елда Казанда яздырып алынган вакытлы басмалар статистикасы» («Статистика периодических изданий, получаемых в Казани в 1866 г.») аеруча кызыксыну уята.
Акча, кадрлар җитешмәү, матбугатны тарату системасы булмау, укучыларның игътибары җитмәү сәбәпле, газета чыгудан туктый. Әмма «Справочный листок...» басмасының тәҗрибәсен уңышлы дип табалар, Шпилевский «Казанские губернские ведомости» газетасының рәсми булмаган өлешенә мөхәррир итеп чакырыла, 1881 елдан «Волжско-Камское слово» газетасын нәшер итә башлый.
Петровский Н.М. Первая частная газета в Казани // Известия общества археологии, истории и этнографии при Казан. университете. 1919. Т.30, вып.1;
Казань, 1867 год (Указ. содержания газеты «Справочный листок г.Казани»). Казань, 1992;
Татар энциклопедиясе. Казан, 2016. Т.5;
Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;
Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.
Автор – Р.А.Айнетдинов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.