Изге Гурий борадәрлеге хадимәләре түгәрәге басмасы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1909 елдан алып 1911 елның декабренә кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә, 1911 елның 7 августыннан «Сотрудник Приволжской миссии» исемендә чыга.

Саннарын исәпкә алу катлаулы: 1909 елның 5 ноябренә кадәр 9 саны басыла (1–9); 1909 елның 5 декабреннән номерлар яңабаштан куела, 1910 елның 27 ноябренә кадәр 56 саны нәшер ителә (1–56), шул исәптән 4 се куш сан; 1911 елның 1 гыйнварыннан кабат басыла башлый, 1911 елның 25 декабренә кадәр 52 саны чыга (1–52), шул исәптән 2 се — куш сан.

Мөхәррире (1911 елның августыннан мөхәррир-нашир) — Изге Гурий борадәрлеге советы рәисе епископ Андрей (кенәз А.А.Ухтомский), асылда, мөхәррирдәш — О.П.Ермолаева.

Журналда профессорлар П.В.Знаменский, Н.Ф.Катанов, Я.Д.Коблов, Н.П.Остроумов, священниклар С.А.Багин, Т.А.Земляницкий, язучы, ислам белгече В.П.Череванский, журналист Б.П.Башинский һәм башкаларның язмалары басыла.

Юнәлеше

Журнал «чиркәү тормышы һәм әҗнәбиләр миссиясе үсеше мәсьәләләренә кагыла». Аның программасы үз эченә вәгазьләрне, әхлакый-догматик эчтәлектәге оригиналь һәм тәрҗемә мәкаләләрне, христиан диненең православие мәзһәбеннән башка динне пропагандалау хакындагы язмаларны; Изге Гурий борадәрлеге эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны; «гомумән чиркәү тормышыннан хәбәрләр»не, Идел буе һәм башка православие миссиясе (ш.и. чит ил) турындагы язмаларны ала.

Күпчелек материалларның авторы епископ Андрей була.

Мөселманлыкка, мәҗүсилеккә, таркатучыларга (иске дин тарафдарларына) каршы юнәлтелгән, католик һәм протестант миссияләргә, секталарга, «яңа» диннәргә багышланган миссионерлык мәкаләләре, Казан һәм Иркутск миссионер съездлары (1910 ел) уздыру белән бәйле материаллар, Изге синод фәрманнары, вәгазьләр, чиркәү иерархлары мәкаләләре, Казан уку-укыту округы идарәсе каршындагы тәрҗемәчелек комиссиясе балалары исемлеге, Идел буе халыклары телләрендә гыйбадәт китаплары басылу турында белдерүләр дөнья күрә, миссионерлык басмаларыннан күчерелгән язмалар, мөселман газеталары (шул исәптән «Вакыт» һәм «Йолдыз») мәкаләләренең тәрҗемәләре, редакциягә килгән хатлар урнаштырыла.

Керәшен татарларның исламга күчүенә каршы хәрәкәткә аерым урын бирелә: аларга епископ Андрейның үгет-нәсыйхәтләре һәм мөрәҗәгатьләре, «Казан епархиясе керәшен татар приходларының үзара христианлык ярдәмләшүе җәмгыяте» («Общества христианской взаимопомощи крещёно-татарских приходов Казанской епархии») эшчәнлеге турындагы документлар һәм мәгълүматлар һәм башкалар басыла.

Бер үк вакытта Ильминский системасына каршы чыгучы карагруһчылар (В.Ф.Залесский һ.б.) белән көчле бәхәсләр алып барыла, көчләп руслаштыру сәясәтенең киләчәге өметсез булуы исбатлана, аңа «әҗнәби» (туган) телләрдә рухи-миссонерлык агартуы каршы куела, дини һәм неославянофил позицияләрдән «рус миллилеге» доктринасы тәнкыйтьләнә.

Мөселман дөньясы тормышы, яңа мөселман басмалары, хәйриячелек эшчәнлеге һәм татарларда мәгариф үсеше турындагы яңалыкларга; татар матбугатына күзәтүләргә, Идел буе халыклары этнографиясе буенча материалларга, урыннарда дини тормышны яктыртуга зур урын бирелә.

Аеруча билгеле мәкаләләр арасында: «Ислам чыганаклары» («Источники Ислама»; миссионер У.С.Клэр-Тисдалл китабы бәяне), «Н.И.Ильминскийның басылмаган хатларыннан өземтәләр» («Из неизданных писем Н.И.Ильминского»), В.П.Череванскийның «Мөселманнарда мәхәллә җитәкчеләре һәм югары рухани затларны сайлау һәм билгеләү» («Избрание и назначение приходских и высших лиц мусульманского духовенства»), П.В.Знаменскийның «Әҗнәбиләр телләрендә руханилык хезмәте һәм әҗнәби руханилар хакында» («О богослужении на инородческих языках и о духовенстве из инородцев») һәм башка шулай ук «гомуми характердагы» мәкаләләр; шул исәптән Дәүләт Думасы әгъзалары (А.Л.Трегубов, С.Н.Максудов һ.б.) чыгышлары, «прогрессив мөселман төркеме» адресы буенча тәнкыйди мәкаләләр басыла.

Исеме үзгәрү белән, журналның Изге Гурий борадәрлеге хадимәләре акчасына чыга торган басма булуы турындагы күрсәтмә барлыкка килә.

1910 елда 30 сан гомуми тышлык белән «Идел буе әҗнәбиләрен агарту турында» («О просвещении приволжских инородцев») исемендә берләштерелә.

Епископ Андрей Сухуми шәһәренә кафедрага күчерелгәч, журнал чыгудан туктый.

1912 елда ул анда «Сотрудник Закавказской миссии» журналын чыгаруга керешә.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2016. Т.5;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – И.Е.Алексеев