Уфа мөселман гаскәри шурасы органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1917 елның 15 июненнән 14 сентябренә кадәр Уфа шәһәрендә татар телендә нәшер ителә.

Беренче 4 саны «Уфа мөселман гаскәри шурасының хәбәрләре» исеме белән чыга, 1917 елның 10 июленнән — «Солдат теләге...».

Мөхәррире — хәрби шураның басма, агитация һәм пропаганда бүлеге җитәкчесе Ф.Әхмәдуллин.

Актив авторлары арасында — хәрби шура әгъзалары Г.Әлмөхәммәтов, И.Рәмиев, Ш.Ходайбирдин.

Редакция сул эсерлар позициясендә тора (газетаның платформасы турындагы белешмәләр 3 нче санда басыла).

Юнәлеше

Хәрби шура эшчәнлеге яктыртыла, мөселман губерна съездлары, мөселманнарның иҗтимагый-сәяси тормышы, аерым мөселман хәрби частьлары, милли-мәдәни автономия проблемалары, хатын-кызлар (4 нче сан) һәм башкорт (9, 10 нчы саннар) мәсьәләләре, мөселман газеталары басмалары һәм эчтәлекләре турындагы язмалар дөнья күрә.

Газета битләрендә Ш.Бабич, С.Кудаш, Т.Янәби шигырьләре басыла.

«Ирек» һәм «Авыл халкы» газеталары белән берләшкәч, 1917 елның 21 сентябреннән «Безнең юл» исеме белән чыга башлый.

Әдәбият

Булгаков Р.М. Уфимские национальные демократические газеты 1917 г. как источник изучения общественной жизни мусульман // Народы Урала и Поволжья накануне Октябрьской революции и осуществление ленинской национальной политики. Уфа, 1989;

Усманова Д.М. Вопросы национально-государственного самоопределения на страницах татарской периодической печати (1917 – апрель 1918): Дис. … Казань, 1994;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.