ВКП(б)ның Свердловск өлкә комитеты органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1919 елның 23 гыйнварыннан Вятка шәһәрендә, 1919 елның 12 августыннан 1939 елның 28 февраленә кадәр Свердловск шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барысы 3111 саны чыга.

Исеме үзгәрә: 1925 елның 14 августына кадәр — «Коммунист», 1930 елның 18 маена кадәр «Сабан һәм чүкеч», алга таба — «Социалзм юлы».

Совет чорында татар телендә чыга торган иң зур өлкә газеталарының берсе.

1932 елдан көн саен басыла башлый.

Оешкан вакытта газета Эшче һәм солдат депутатлары советының Вятка губерна башкарма комитеты татар-башкорт секциясе органы була.

Аны оештыручылар — Пермь шәһәренең Вяткага килгән Мөселман эшләре буенча комиссариат җитәкчеләре К.Мохтаров, Х.Мәүлетов, М.Борындыков һәм 1918 елда Пермьдә нәшер ителгән «Кызыл Урал» кызылармиячеләр газетасы хезмәткәрләре.

10 нчы саныннан (1919 елның 8 апреленнән) Көнчыгыш фронтның 3 нче армиясе сәяси бүлеге органы була, 49 нчы саннан (1920 елның 30 гыйнвары) — 1 нче Хезмәт армиясенең сәяси комиссиясе, 73 нче саннан (1920 елның 9 июле) — РКП(б)ның Урал өлкә комитеты каршындагы татар-башкорт бюросы, 1925 елның 14 августыннан 1934 елның 24 гыйнварына кадәр — ВКП(б)ның Урал өлкә комитеты органы.

Мөхәррирләре — К.Мохтаров, Н.Бәхтияров, Ш.Абашев, Х.Ишбулатов, С.Садыйков, И.Галиев, С.Нураев, С.Хәсәнкәев, С.Мөлеков. Газета белән А.Әхмәтов, Х.Биктимеров, М.Борындыков, С.Вәлиев, М.Гайнуллин, Г.Гатауллин (Апуш), Н.Динмөхәммәтов, Г.Иделле (Усманов), Х.Мәүлетов, Ш.Маннур, И.Наумов, И.Туктаров, М.Уразмөхәммәтов, Г.Үтәгәнов, Ш.Хәбибуллин, С.Хәйруллин (Камский), И.Хамматов һәм башкалар хезмәттәшлек итә.

Юнәлеше

«Социалзм юлы» Урал өлкәсенең, илнең иҗтимагый-сәяси, икътисади һәм мәдәни тормышын киң яктырта (Урал татар эшчеләре һәм крәстияннәре тормышы турында зур материал бирә).

Газетаның даими чыгып барган «Әдәби сәхифәләр»ендә Урал төбәгенең яшь татар язучылары, шагыйрь һәм журналистлары Г.Абдуллин, Х.Әминев, М.Афзалова, А.Әхмәтов, Х.Быков, З.Җиһаншин, Ш.Искәндәров, Ф.Кәримов-Азналы, Ш.Маннур, Г.Теләшев, Г.Иделле, И.Яһүдин һәм башкаларның хикәя, шигырь һәм очерклары басыла.

Газета Урал пролетар язучылары ассоциациясе татар-башкорт секциясе авторлары белән актив хезмәттәшлек итә.

1924–1927 елларда редакция рәсемле-әдәби, фәнни-сәяси һәм сатирик «Шәпи агай» популяр журналын (28 сан) чыгара.

1932–1933 елларда Свердловск шәһәрендә «Культура өчен», «Уралмаш ударнигы», Кизел шәһәрендә «Күмер өчен» һәм «Урал кочегаркасы» кушымталары нәшер ителә.

Әдәбият

«Сабан-чүкеч»нең 10 елы. Свердловск, 1929;

«Социализм юлы» гәзетасының 15 еллыгына карата кайбер материаллар. Свердловск, 1934;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2016. Т.5;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Автор – Т.М.Насыйров