Чыгу урыны һәм вакыты

1993 елның февраленнән Татарстан Республикасы Коммунистлар оешмасы (ТРКО), 1993–2002 елларда — Татарстан Республикасы Коммунистлар партиясе (ТРКП), 2002–2003 елларда РФ КП ТРБ басмасы буларак чыга.

1993–1995 еллрада редакция Апас авылында, 1995–2003 елларда Казанда эшли.

Төрле еллардагы баш мөхәррирләре — Н.К.Столярова, В.Козлова, В.И.Чернова.

1993 елда ай саен чыга, аннары — аена 2–3 тапкыр; кайвакыт, акча җитмәү сәбәпле, чыгудан туктап тора.

1993 елда газетаның татарча версиясен — «Коммунист сүзе»н бастырып карыйлар, әмма аның 1 саны гына басыла.

«Слово коммуниста» бушлай һәм яздыру юлы белән таратыла. РФ КП ТРБ партия әгъзалары арасында газетага яздыруны оештырып карый, әмма газетаны тарату мәсьәләләрен хәл итә алмый.

Юнәлеше

Газетада, нигездә, Татарстан һәм Россиянең сәяси, социаль-икътисади проблемалары күтәрелә.

Өстенлекле юнәлеш — республика һәм федераль башкарма хакимият җитәкчелеген кискен тәнкыйтьләү.

ТРКО/ТРКП/РФКП/ТРБ материаллары (съездлар, конференцияләр, реском пленумнары хисаплары һәм карарлары), Татарстан коммунистларының публицистик материаллары, Россия коммунистик басмаларыннан күчереп басылган язмалар дөнья күрә.

Беренче елларда редакция ТРКО/ТРКП эчендә төрле идея-сәяси агымнар яшәп килү белән аңлатылган көнүзәк мәсьәләләр буенча фикерләр спектрын (дөньяга коммунистик караш кысаларында) чагылдырырга омтыла.

Гомумроссия коммунистлар партияләре һәм хәрәкәтләре, беренче чиратта Коммунистик партияләр союзы; КПСС, Россия коммунистик эшчеләр партиясе, «Хезмәтчел Россия» хәрәкәте эшчәнлеге актив яктыртыла, беркадәр РФ Коммунистлар партиясенә (РФКП) дә урын бирелә.

1990 елларның икенче яртысыннан редакцияләү сәясәте ортодоксальрәк була башлый, бу исә материалларның сыйфаты начарлануга, үзенчәлекле язмалар азаюга, башка басмалардан күчереп бастыруның артуына китерә.

«Слово коммуниста» тар партияле газетага әверелә, өстәвенә даими финансланмый. 2003 елда чыгудан туктый. Аңа алмашка яңа басма — «Казанская искра» (РФКП Казан шәһәр комитеты органы) газета-листовкасы килә.

2006–2007 елларда «Слово коммуниста» исеме белән партия газетасы басмасын яңартуга омтылыш була, әмма берничә саны гына дөнья күрә.

Әдәбият

Терентьева И.В., Беляков Р.Ю., Сафаров М.Ф. Республика Татарстан: политические партии, движения, лидеры. Казань, 2003;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2016. Т.5;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – М.Ф.Сәфәров