Бөтенроссия үзәк мөселман бюросы органы.

«Шәрык кызы» журналы

Чыгу урыны һәм вакыты

1918 елның мартыннан августына кадәр Казанда татар телендә нәшер ителә, барысы 6 саны чыга.

Мөхәрририяткә Ф.Әмирхан, Г.Гобәйдуллин, Г.Исхакый, Г.Рәхим һәм башкалар керә.

Ф.Бурнаш, Г.Газиз, В.Җәләл, Г.Динмөхәммәтов һәм башкаларның әсәрләре басыла.

Юнәлеше

Басманың максаты — кеше хокукларын, гуманизм идеяләрен, хатын-кызларның рухи һәм физик үсешен һәм башкаларны пропагандалау.

Мөселман татарларның иҗтимагый-сәяси тормышы, аерым алганда, Россия мөселман хатын-кызлары үзәк бюросы эше яктыртыла.

Әдәби бүлектә хикәяләр, шигырьләр, сонетлар, балладалар; чит ил язучылары һәм җәмәгать эшлеклеләре, шул исәптән Р.Тагор, В.Гюгога багышланган мәкаләләр дөнья күрә.

Татар әдәбияты (Ф.Әмирханның «Тукай һәм хатын-кызлар»), этнография (Г.С.Сайлуковның «Кыпчак патшалыгының эчке хәлләре тасвирламасы» («Очерк внутреннего состояния Кипчакского царства») басмага Г.Газиз әзерли) буенча материаллар басыла.

Гигиена мәсьәләләре (хатын-кызларның тышкы кыяфәтенә, модага зур игътибар бирелә) яктыртыла, балалар тәрбияләү буенча гамәли киңәшләр, кулинар рецептлар басыла.

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – З.З.Гыйләҗев