Ерак Көнчыгыш төрки-татар мөселманнарының дини-милли «Идел-Урал» мәркәзе органы.

1934–1935, 1939–1940 елларда Мукден шәһәрендә (хәзер Шэньян, Кытай) татар телендә нәшер ителә.

Журналның максаты — Мукден шәһәрендәге үсеп килүче буынны, шул исәптән шәкертләрне милли рухта тәрбияләү. Татар диаспорасының мәдәни, дини тормышын, аерым алганда, мәгариф, дини йолаларны үтәү, финанс проблемаларын хәл итү белән бәйле мәсьәләләрне яктырта.