ВКП(б)ның Башкортстан өлкә комитеты органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1926–1937 елларда Уфа шәһәрендә татар телендә «Яңа авыл» газетасына кушымта буларак нәшер ителә.

«Авызың чалыш булса, көзгегә үпкәләмә» дигән лозунг белән чыга.

«Октябрь кысрыклавы» басмаханәсендә басыла.

Мөхәррире — И.Насыйров, нашире — «Коммуна» газетасы.

Беренче елларда авторлар — псевдоним белән (Кармак, Комсомол, Снайпер һ.б.), соңрак үз исемнәрен күрсәтеп (М.Гаделев, Г.Гомәр, Х.Ф.Искәндәров, В.Мадал, Г.Сабир һ.б.) язалар.

Юнәлеше

«Сәнәк»тә совет төзелешенә чит булган күренешләрдән, ришвәтчелек, хуҗасызлык, хулиганлык, культурасызлык, эленке-салынкылык һәм башкадан көленә.

Фельетоннар, памфлетлар, шигырьләр, әдәби пародияләр дөнья күрә.

Укучыларның тәнкыйди хатларына аерым игътибар бирелә.

Еш кына язмалар А.Гафури, С.Шәфиев һәм башкаларның рәсемнәре һәм карикатуралары белән бирелә; Г.Әмири, З.Бәшири, М.Крымов, Сәйфи Кудаш, А.Сатыш һәм башкаларның шигырьләренә шаржлар басыла.

1926 елда 11 нче саныннан журнал төсле итеп нәшер ителә.

«Сәнәк» революциягә кадәрге татар юмористик журналистикасы традицияләрен дәвам итүче булып тора, көлке образлар эшләүгә үзеннән өлеш кертә.

«Сәнәк»тә публицистик һәм әдәби сатираның уңышлы ярашуы милли сатира принципларын раслауга һәм татар-башкорт сатирик журналистикасы барлыкка килүгә ярдәм итә.

Әдәбият

Гыймадиев Ү. Сатира теориясе мәсьәләләре. Уфа, 1984;

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (Альбом): 1905–1925. Казан, 1926;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2016. Т.5;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.