РКП(б)ның Томск губерна комитетының татар-кыргыз бюросы һәм РСФСР Милләтләр эшләре буенча Халык комиссариатының губерна һәм Себер ревкомы каршындагы бүлек органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1919 елның 6 гыйнварыннан 1921 елның сентябренә кадәр Томск шәһәрендә татар телендә атнага 2 тапкыр нәшер ителә, барысы 24 саны чыга.

1920 елда «Кызыл Шәрекъ» исемендә басыла.

Мөхәррире — Г.Абдуллин.

Актив авторлары арасында — Ш.Багиров, Г.Габдуллин, М.Кадыйров, Г.Камский, А.Кормашев, Һ.Максуди, Г.Мирсәетов.

Юнәлеше

Эчке һәм тышкы сәяси яңалыклар, хөкүмәтнең авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать үсешенә караган программалары нәшер ителә.

РКП(б)ның 10 нчы съезды, Томск өлкәсе татар-кыргыз коммунистларының 2 нче конференциясе эшчәнлеге яктыртыла, җирле яшьләр оешмалары эше турындагы язмалар басыла.

Әдәби сәхифәдә Ш.Бакиров, Г.Гали шигырьләре дөнья күрә.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2016. Т.5;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.