Бөтенроссия эшче-химиклар берлегенең Татарстан өлкә бүлеге (БЭХБТӨБ) органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1922 елның маеннан октябренә кадәр Казанда рус телендә басыла, барысы 5 саны чыга.

Журнал БЭХБТӨБ идарәсе тарафыннан нәшер ителә һәм редакцияләнә.

Юнәлеше

Мәкаләләр ТАССРның химия сәнәгате үсешенә, тармакның аерым заводлары (Бондюг, Казан дары, Кокшан һ.б.) хәленә багышлана. предприятиеләрдә фабрика-завод комитетлары эшен оештыру, тариф-икътисад сәясәте, хезмәтне саклау, хезмәт дисциплинасы торышы, социаль иминиятләштерү мәсьәләләре җентекләп яктыртыла.

БЭХБТӨБнең җирле бүлекләре һәм үзәк органнарның карарлары басыла, 5 нче санда Татарстанның химия сәнәгате эшче һәм хезмәткәрләренең 4 нче өлкә съезды материаллары дөнья күрә.

Редакция тармак хезмәткәрләренең ашханәләре, балалар бакчалары, эшче клублары, ял йортлары эшчәнлеген күзәтә.

Химия сәнәгате кадрларының профессор-техник белемен, квалификациясен күтәрү, мәдәни-агарту эшен җайга салу мәсьәләләре еш күтәрелә.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2017. Т.5;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.А.Айнетдинов