Казан губкомы меньшевиклар партиясе органы.

«Рабочее дело» газетасының дәвамчысы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1918 елның 28 маеннан 19 июненә кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә, барысы 19 саны чыга.

Нашире — С.А.Пионтковский (псевдонимнары «С.П.», «Эспе»), мөхәррире — С.М.Ефимов.

Актив авторлар арасында — Җ.Алкин, С.Белов, М.Брук, О.Вегер, А.Визгалик, Б.Горев, С.Казанский, И.Катин, А.Лаптев, Б.Нелидов, Н.Ростов, А.Рясенцев.

Шагыйрь С.Лесной шигырьләре басыла.

Юнәлеше

Редакция большевикларга каршы позициядә тора, большевикларны революциягә, эшче класска хыянәт итүдә, Гражданнар сугышын башлап җибәрүдә гаепли; газетада Учредительләр җыены чакырылышын хуплауга, гражданлык иреген кире кайтаруга һәм демократик хөкүмәт булдыруга чакырган язмалар басыла.

Эшче һәм солдат депутатларының Казан Советы боерыгы белән ябыла, нашире һәм мөхәррире губерна революцион трибуналы приказы белән кулга алына.

Чех-словак корпусы һәм Халык армиясе частьлары Казанны алганнан соң, газета «Рабочее дело» исеме белән кабат чыга башлый.

Әдәбият

Мухарямов М.К. Октябрь и национальный вопрос в Татарии. Казань, 1958;

Насыров Т.М. Октябрь и печать Татарии. Казань, 1975;

Литвин А.Л. Пионтковский Сергей Андреевич // Возвращенные имена: Док. очерки. Казань, 1990;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2017. Т.5;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Т.М.Насыйров