Чыгу урыны һәм вакыты

1909 елның 6 октябреннән 1910 елның 19 мартына кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә.

1909 елның 4 октябрендә чыгудан туктаган «Волжский листок» газетасының дәвамчысы.

«Зур прогрессив-демократик газета» дигән өстәмә баш белән чыга.

Мөхәррире — И.П.Кочергин; совет историографиясе буенча, рәсми мөхәррире РСДРПның Казан комитеты җитәкчесе Н.Н.Лотов.

Газетага социал-демократларның көчле йогынтысы зур була.

Мәкаләләрнең күбесендә авторлары күрсәтелми, әдәби әсәрләр генә, гадәттә, авторы күрсәтелеп бирелә (А.С.Бухов, В.Бланк, П.Л.Драверт, Н.С.Охотин — псевд. Изгнанник һ.б.).

Юнәлеше

Реакция чорындагы көчле цензура шартларында редакция, нигездә, кыска мәгълүмати материаллар һәм илдәге, дөньядагы (бигрәк тә Ерак Көнчыгыштагы) иҗтимагый-сәяси вакыйгалар хроникасын, шәһәр думасы һәм шәһәр советы киңәшмәләре турындагы хәбәрләр бирә.

Баш күтәрүләр, профсоюзларны эзәрлекләү, алдынгы газета мөхәррирләрен кулга алулар хакындагы кыска хәбәрләр читләтеп социал-демократлар әйтергә теләгәнне чагылдыралар.

Җирле темалар арасында төп игътибар Казан шәһәр думасы эшчәнлегенә, социаль-икътисади вазгыятькә юнәлдерелә.

Газета сәүдәгәрләр һәм йорт хуҗаларыннан торган шәһәр думасы начар хезмәт шартларына, нигезсез эштән чыгаруларга, эшчеләрнең хезмәт хакларын киметүгә һәм башка игътибар итми дип белдерә. Профсоюзлар һәм кооперативлар хәрәкәте мәсьәләләре буенча проблемалы төп мәкаләләр «Хезмәт тормышы» рубрикасы белән бирелә, рубрика еш кына аерым биткә урнаштырыла. Профсоюзлар хәрәкәтендәге төшенкелекнең төп сәбәпләре итеп газета гамәлдәге законнарны, хөкүмәт сәясәтен, сәнәгатьтәге торгынлык һәм җимереклекне күрсәтә. Газета профсоюзларны эшчеләрнең берләшергә омтылуларына активрак ярдәм итәргә чакыра; хөкүмәтнең авырулардан иминиятләштерү турындагы закон проектына, кеше хокукларын кысучы чара буларак, каршы чыга.

«Хезмәт ияләренең икътисади хәрәкәте төрләре» мәкаләсендә, читләтеп, пролетариатның сәяси хәрәкәтләре зарурлыгы турында әйтелә.

Газета либераль һәм монархиячел оешмалар турындагы тискәре фикердә тора; кадетларның «Камско-Волжская речь» газетасын тәнкыйтьли; «Казан» патриотлары» мәкаләсендә карагруһчылар В.Ф.Залесскийның һәм Ю.Ю.Кудиновның 1909 елда Мәскәүдә булган монархистлар съездындагы үз-үзләрен тотышларын, аерым алганда, милли мәсьәлә буенча ясаган чыгышларын фаш итә.

Казан кулланучылар җәмгыятенең «Хезмәт союзы» эшчәнлегенә зур игътибар бирелә.

Крәстияннәрне яклап, газета хөкүмәтне салымның түләнми калган өлешен түләттерүне туктатырга, авыл җирлегендә вак һөнәрчелек һәм промыселларны үстерергә, авыл товар җитештерүчеләренә ташламалар ясарга, һөнәри мәктәпләр ачарга чакыра.

Әдәбият

Нафигов Р.И. Казанская социал-демократическая организация в 1907–1914 годах (Краткий очерк). Казань, 1961;

Еникеев Э.А. Деятельность Казанских большевиков по революционному воспитанию студенческой молодежи (1905 – февраль 1917). Казань, 1973;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.А.Айнетдинов