Чыгу урыны һәм вакыты

1995–2000 елларда Казанда рус телендә нәшер ителә.

Наширләре — Гуманитар проектлар һәм тикшеренүләре үзәге (Казан), Милләтара һәм өлкәара икътисади мәсьәләләрне тикшерү үзәге (Мәскәү).

Баш мөхәррире — Р.С.Хәкимов.

Юнәлеше

Журналда басылган мәкаләләр Татарстан һәм Россиядәге сәяси процесслар белән бәйле мәсьәләләргә, иң беренче чиратта федерализм формалашуның теоретик һәм гамәли мәсьәләләренә, милли сәясәт, икътисади стратегия темаларына, шулай ук цивилизацияара йогынтының әһәмиятле аспектларына кагыла.

Татарстан һәм татар халкының этносәяси тарихы проблемаларына зур игътибар бирелә.

2002 елда «Панорама-форум»ның варисы – «Казанский федералист» журналы чыга башлый.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.