Шул ук исемдәге оешма органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1918 елның 19 февраленнән 29 маена кадәр Оренбург шәһәрендә татар телендә атнага 1–3 тапкыр нәшер ителә, барысы 30 саны чыга.

Актив авторлары арасында — Ф.Әмиров, Ф.Бакайский, Г.Габидов, С.Гайфи, Б.Камский, К.Ризван, Х.Сәйфи, Ю.Фәхретдинов, К.Шәркый.

Юнәлеше

Газета Татар-башкорт автономияле республикасы төзүне яклап чыга.

Оренбург хәрби инкыйлаб комитеты эшчәнлеген, Мөселман эшчеләре берлегенең 1 нче һәм 2 нче съезды эшен яктырта.

Басмада К.Марксның эшчәнлеге һәм тәгълиматы турындагы материаллар, М.Килдебәков, Ф.Мәҗит шигырьләре басыла.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – А.Ә.Хәсәвнех