Оренбург мөселман бюросы органы.

Оренбург шәһәрендә татар телендә нәшер ителә.

Чыгу урыны һәм вакыты

Беренче саны 1917 елның июлендә чыга.

Мөхәррирләре — Б.Шәрәф (к. Шәрәфләр), М.Рәфыйков һ.б.

Юнәлеше

«Оренбург мөхбире»дә рәсми хәбәрләр, төрле оешмаларның карарлары басыла.

Газетадагы материаллар, нигездә, мәгълүмати характерда.

Илдәге эчке сәяси вакыйгаларга кагылышлы ачык кына позициясе булмый.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (Альбом). 1905–1925. Казан, 1926.