КПССның Татарстан өлкә комитеты органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1937–1992 елларда Казанда атнага 2 тапкыр татар телендә нәшер ителә.

Исеме үзгәреп тора: 1937 елның мартыннан «Агитатор блокноты» (1938 елның маеннан 1943 елга кадәр «Татарстан большевигы» журналы белән берләшеп чыга), 1943 елдан «Пропагандист һәм агитатор блокноты», 1944 елдан «Агитатор блокноты», 1987–1989 елларда «Агитатор сүзе», 1990 елдан — соңгы исемендә.

1942 елдан рус телендә дә басыла башлый: 1942 елның ноябреннән «Блокнот пропагандиста и агитатора», 1944 елның апреленнән «Блокнот агитатора», 1948 елдан «Блокнот пропагандиста и агитатора», 1949 елдан «Блокнот агитатора», 1987 елдан «Слово агитатора», 1990–1992 елларда «Панорама».

Төрле еллардагы мөхәррирләре: С.Г.Гыйрфанов, Х.Р.Рәхмәтуллин, Я.З.Ярмәкәев, М.Х.Шәфыйков, Н.А.Андрианов, А.И.Афанасьев.

Актив авторлары арасында — С.Аздуни, А.Әхмәдуллин, Л.Бауман, Ф.Борһанова, М.Бохараев, Э.Ваһапов, Ш.Вәлиев, И.Герасимов, Б.Зиннәтуллин, И.Исхаков, Д.Мөфахарова, С.Мөхәммәтов, С.Тайбинский, К.Фасиев, Ф.Шаһиәхмәтов һ.б.

Юнәлеше

«Офык» партия оешмасы секретарьлары, политинформаторлар, пропагандистлар, урта мәктәп директорларына һәм башкаларга адреслана.

Даими рубрикалары: «Көндәлек вакыйгалар», «Капитал дөньясында», «Безнең календарь», «Саннар һәм фактлар», «Туган илебездә» һ.б.

Журнал илдәге һәм республикадагы сәяси, икътисади, мәдәни вакыйгалар, халыкара хәлләр, сәяси агитация тәҗрибәсе белән таныштырып бара һәм сәяси агитациянең бурычларын аңлата.

«Офык» СССР халыкларының дуслыгы һәм хезмәттәшлеге идеяләрен пропагандалый, яшьләрне интернациональ рухта тәрбияләүгә зур игътибар бирә.

Язучылар, шагыйрьләр иҗаты белән таныштыра.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – А.Ә.Хәсәвнех