ВКП(б)ның Оренбург округ комитеты һәм Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатларның округ башкарма комитеты органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1927 елда Оренбург шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барысы 12 саны чыга.

Мөхәррире — З.Шәркый.

Актив авторлары арасында — Х.Билкитова, Г.Габделмәнов, А.Габдрахманов, Г.Галиәкбәров, Б.Гомәров, Ф.Исхаков, Г.Мудрова, И.Рәфыйков, Б.Рәшитова һ.б.

Даими рубрикалары: «Атна арасында», «Оренбург хәбәрләре», «Чит илләрдә».

Юнәлеше

«Очкын»да ВКП(б)ның 15 нче съезды, 13 нче губерна партия конференциясе (1927 елның декабре) эше турында хисаплар, ВКП(б) Политбюросы әгъзаларының фотолары, докладлары һәм мөрәҗәгатьләре басыла.

Авыл хуҗалыгындагы һәм сәнәгатьтәге хәлләр турындагы материалларга, илдәге һәм чит илләрдәге сәяси хәбәрләргә аерым урын бирелә.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – А.Ә.Хәсәвнех