Татар телендә беренче вакытлы матбугат басмасы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1905 елның 2 сентябреннән 1914 елның 22 июненә кадәр С.-Петербургта нәшер ителә, барысы 310 саны чыга.

Оештыручы, нашир һәм мөхәррире — Г.Баязитов, аннан соң — М.Баязитов.

К.Бәкер, Г.Еникеев, Г.Исхакый, Ш.Камал, Ф.Кәрими, С.Максуди, Һ.Максуди, К.Мотыйгый, С.Сүнчәләй, К.Тәфкилев һәм башкалар хезмәттәшлек итә.

Юнәлеше

Г.Баязитовның «Нур» газетасын басарга рөхсәт алудагы авырлыкларын исәпкә алып, бигрәк тә басыла башлаган чорда, «хөкүмәт теләкләре»нә яраклаштырылган, халыкның хәлле катлаулары, руханилар һәм башка мәнфәгатьләрен һәм фикерләрен чагылдырган мәкаләләр дөнья күрә.

Шуның белән беррәттән «Нур» гомумкешелек кыйммәтләрен хуплый, җәмгыятьтәге капма-каршылыкны һәм башка мәсьәләләрне көч белән хәл итүне кире кага, әдәбият, мәгариф, дин бурычлары хакында мәкаләләр бастыра, татар халкының үзенчәлекләрен саклауны, тел, әдәбият һәм мәдәниятне үстерүне яклап чыга.

Дини тормыш проблемалары Россиядә барган вакыйгалар контекстында карала; Россия җәмгыятендә ислам турында уңай фикер тудыруга омтылыш ясала.

«Нур» газетасын алдынгы татар интеллигенциясе кайнар яклап чыга, соңга таба газета консервативлаша, күбесенчә уң көчләр мәнфәгатьләрен чагылдыра. Милли матбугат үсешенә зур этәргеч бирә. 1990 елның 19 февралендә рус телендәге айлык газета буларак яңадан чыга башлый.

Оештыручысы — С.-Петербург татарларының милли-мәдәни мохтарияте; мөхәррире — Р.Р.Мәһдиев.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Авторлар  – Җ.С.Миңнуллин, А.Ә.Хәсәвнех