- РУС
- ТАТ
рус һәм татар телләрендә Алабуга район газетасы
1906 елның 18 мартыннан 30 декабренә кадәр шәһәрдә «Елабужская газета» чыга. 1917 елда – 3 газета: «Елабужская жизнь», «Елабужская рабочая газета» һәм «Крестьянская газета Елабужского уездного земства», 1918 елда – «Известия Елабужского исполнительного комитета Совета рабочих и крестьянских депутатов», соңрак «Известия Елабужского ревкома», «Луч коммунизма» итеп үзгәртелә, 1919 елдан – «Кызыл юл», 1933 елдан – «Пятилетка», 1936 елдан – «Сталинский путь», 1956 елдан – «Вперёд» чыга.
1960 елдан – хәзерге исемдә.
1986 елдан «Вестник ЕлАЗа» газетасы, 1988 елдан – «Вечер Елабуги» газетасы чыга.
1918 елның апрелендә татар телендә беренче совет газетасы «Чулман» чыга, 1919 елдан – «Кызыл юл», 1933 елдан – «Бишьеллык өчен», 1936 елдан – «Сталин юлы», 1956 елдан – «Алга», 1962 елдан «Яңа Кама» («Новая Кама»
газетасы дубляжы) чыга.
1991 елдан Алабуга районында татар телендә беренче мөстәкыйль газета «Алабуга нуры» чыга.
Моннан тыш, Алабугада удмурт телендә – «Гудыри» («Күк күкрәү», 1918 елның 31 октябреннән 1919 елның апреленә кадәр), мари телендә – «Тул» («Ут», 1920 елның 12 маеннан 1921 елның 18 ноябренә кадәр) газеталары нәшер ителә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.