«Голос труда» газетасы дәвамчысы.

Уң эсерлар партиясенең Казан оешмасы органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1917 елның декабрендә оешма эшчәнлеге торгызылганнан соң басыла башлый.

1918 елның 1 гыйнварыннан 31 гыйнварына кадәр Казанда атнасына 2 тапкыр рус телендә нәшер ителә, барысы 8 саны чыга.

«Хезмәт» ширкәте басмаханәсендә басыла.

Мөхәррирләре — Ф.Рудько, С.Калистов. «Көрәштә генә табарсың үз хокукыңны!» дигән шигарь астында дөнья күрә.

1918 елның 9 августында яңадан чыга башлый һәм шул елның 10 сентябренә кадәр (24 сан; мөхәррире — С.Калистов; социалист-революционерлар партиясенең Казан оешмасы органы), Казанда Чех-словак корпусы һәм КОМУЧның Халык армиясе частьләре булган вакытта басыла. Губерна земствосы басмаханәсендә нәшер ителә.

Газета белән Җ.Алкин, Г.Алюнов, В.Архангельский, В.Лебедев, В.Пирогов, А.Смолин һәм башкалар хезмәттәшлек итә.

Юнәлеше

«Народное дело» Учредительләр җыены белән КОМУЧның Халык армиясен яклап чыгыш ясый, «Бөтен власть Учредительләр җыенына!», «Яшәсен көчле, җиңелмәс Халык армиясе! Аның байраклары тирәсенә ашыгыгыз!» дигән өндәмәләр белән чыга.

Анда кызылармиячеләргә, латыш укчыларына Халык армиясе ягына чыгарга өндәгән чакырулар, шулай ук КОМУЧ органнары, яңадан торгызылган шәһәр думасы һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турындагы игъланнар һәм боерыклар басыла.

«Бердәм Россия һәм милләт мәсьәләсе», «Мөселманнар һәм большевиклар», «Татарлар һәм Учредительләр җыены» һәм башка язмаларда Россиядә милли мәсьәләне хәл итү юллары яктыртыла.

Әдәбият

Мухарямов М.К. Гражданская война в Татарии (1918–1919). Казань, 1969;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Т.М.Насыйров