Чыгу урыны һәм вакыты

1923–1924 елларда Казанда рус телендә нәшер ителә.

1923 елның маеннан «Вестник советской юстиции Автономной Татарской Социалистической Советской Республики» исеме белән чыга. ТАССР Юстиция халык комиссариаты органы буларак, журнал ТАССР прокуроры Г.Б.Баһаветдинов тырышлыгы белән һәм аның мөхәррирлегендә нәшер ителә башлый; кайбер саннарны аның урынбасарлары М.Усманов һәм Ш.Саттаров редакцияли.

Юнәлеше

Журналны оештырганда Мәскәүдә нәшер ителгән «Еженедельник советской юстиции» журналы тәҗрибәсе исәпкә алына.

Журнал совет хокукының теоретик һәм гамәли мәсьәләләрен аңлатырга, гамәлдәге законнар җыелмасының бәхәсле проблемаларын күтәрергә, халык комиссариаты органнары эшчәнлеген яктыртырга тиеш була.

Басманың РСФСР һәм ТАССР юстиция органнары, ТАССР өлкә мәхкәмәсе карарлары һәм документлары басыла торган зур рәсми бүлеге була.

ТАССР төзелүнең 3 еллыгы уңаеннан басылган 1923 елгы 4 нче сан тулысы белән мәхкәмә органнары, тикшерү аппараты, революцион трибунал, дәүләт нотариаты, адвокатура, ТАССР Законнар нигезләмәсе комиссиясе эшчәнлеген анализлауга багышлана.

Юбилей санында ТАССР Юстиция халык комиссариаты каршындагы гадәти мөселман хокукларын, шәригатьне өйрәнүче Шәригать комиссиясенең эшли башлавы һәм аны Татарстан шартларында куллану мөмкинлеге дә карала.

Кайбер саннарда төрмәләр Баш идарәсе каршындагы криминаль психологияне өйрәнү түгәрәге материаллары басыла.

1924 елда журнал ТАССРның Юстиция һәм Эчке эшләр халык комиссариатларының уртак органына әверелә һәм «На страже законности и порядка» исеме белән чыга башлый. Шул вакыттан башлап аңарда ТАССР Эчке эшләр халык комиссариаты циркулярлары, Җинаять кодексы аңлатмалары басыла, хакимият эше мәсьәләләренә, җинаятьчелек торышына күзәтү ясала, аның белән көрәш мәсьәләләре, криминаль хроника яктыртыла башлый.

Авторлар арасында — республиканың күренекле юристлары А.Бажанов, Г.Борисенко, Н.Быховский, С.Венецианов, В.Виноградов, Б.Змиев, Е.Ивановский, К.Остров, К.Харлампович, Б.Царегородцев һ.б.

Журнал чыгаруны дәвам итү мөмкин булмаганлыктан, ТАССРның Юстиция халык комиссариаты 1925 елның сентябрендә рәсми материалларны бастыру өчен «Юстиция халык комиссариаты бюллетене»н оештырып карый, әмма аның Г.Баһаветдинов редакциясендә берничә саны гына чыгып кала.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.А.Айнетдинов