Чыгу вакыты

1912 елның 12 октябреннән 1914 елның 8 июненә кадәр Санкт-Петербургта рус телендә (1912 елның 1, 2 нче санында һәм 1913 елның 10 нчы санында текстларның бер өлеше татар теленә тәрҗемә итеп бирелә) нәшер ителә. 1912 елда — 2 атнага 1 тапкыр, соңрак атна саен чыга.

Наширләре — И.Шаһиәхмәтов, С.Габиев. Газетаның 3 нче саныннан С.Габиев бердәнбер нашир-мөхәррир була.

Темалары

«Мусульманская газета» үзенең сәяси партияләргә катнашы булмавын, Россия мөселманнары тормышын яктыртырга омтылуын игълан итә. Газетаның төп идеясе — мөселман халыклары арасында белем тарату. Басмада халыкның мәдәниятен үстерү турындагы фикер күтәрелгән әдәби әсәрләр, иҗтимагый һәм мәдәни тормыш яңалыклары, мөселман мәктәпләре һәм китапханәләре ачылу турындагы хәбәрләр урын ала. «Мусульманская газета» редакциясе җәдитчеләр хәрәкәтен яклый, иске руханиларны алгарышны тоткарлаучылар дип саный, мөселман укымышлыларының рухи зәгыйфьлеген, булдыксызлыгын күрсәтә.

«Мусульманская газета»сында Дәүләт Думасы эшчәнлеге яктыртыла, ул мөселман фракциясен яклап чыгышлар ясый, мөселман депутатларының сайлаучылары белән үзара элемтәләрен тәэмин итә. Газетада «хатын-кызлар мәсьәләсе» дә еш күтәрелә: үз хокуклары өчен көрәшкән белемле төрек хатыннары үрнәк итеп күрсәтелә. Һәр санда Россия һәм чит илләр басмаларында тышкы сәясәтнең ничек яктыртылуына күзәтү ясала, Балкан сугышы барышы турында хәбәрләр бирелә, мөселман илләре тормышы яктыртыла. Мәкаләләрнең күбесен С.Габиев яза, авторлар арасында Д.Александрович (Җ.Алиф), М.Дахадаев, С.Сиюхов, И.Хубиев, А.Цаликов та була.

Басмада ислам турындагы мәкаләләре, татарларның мәдәни тормышы хакындагы язмалары белән М.Вахитов чыгыш ясый, сәясәтче М.Солтангалиев (псевдонимы Калку-Баш) газетада үзенең «Аккурат», «Татар кызының төше», «Башкорт кызы», «Томанда», «Җырланып бетмәгән җыр», «Мин — кеше», «Тормыш ялганы» һ.б. хикәя-шигырьләрен бастыра. Гомумән алганда, «Мусульманская газета» төрекләргә йөз тоткан газета була. Төркия дәүләте тормышы белән һәрдаим кызыксыну, Дагстан хакимиятен тәнкыйтьләп тору хөкүмәт белән бәрелешләргә китерә. Газета 6 тапкыр кулга алына, матди кыенлыклар китереп чыгарган штрафларга тартыла. С.Габиев, лекцияләр белән Россия буйлап йөреп, басма өчен акча табарга тырыша; еш кына диндәшләре аңа ярдәм итә.

Хөкүмәтнең каршы торуына карамастан, «Мусульманская газета» мөселманнар арасында киң таныла һәм тиз арада тарала. Газетаның хакимияткә карата оппозицион юнәлештә булуы аның ябылуына китерә.

Автор — Е.А.Серова