Чыгу вакыты

1908 елның 15 июленнән 1911 елга кадәр Парижда рус телендә нәшер ителә.

Нашире һәм мөхәррире — М.Хаҗи-Теләши.

1908 елда журнал «Кавказ таулылары органы» дигән өстәмә исем белән атнага 1 тапкыр чыга. Басманы чыгару өчен акчаны Кубань чиркәсләре җәмәгате бирә. Төркиянең яшь төрекләр түнтәрелешеннән соң (1908), мөхәррир белән җәмәгать арасында журналның юнәлеше буенча фикер каршылыгы килеп чыга, һәм 1909 елда, акчалата ярдәм бирелмәгәч, басма чыгудан туктый.

Журнал 1910 елдан, Хаҗи-Теләшинең мөселман журналын дәүләт финанславы турындагы идеясен П.А.Столыпин хуплап чыккач, Россия Эчке эшләр министрлыгы ярдәме белән яңадан чыга башлый. Ул айга 2 тапкыр басыла.

Темалары

Редакция үз алдына мәгърифәт максатлары куя, милли һәм панисламизм идеяләре үсешенә борчылган Россия хөкүмәте яклы булуын игълан итә. Актив авторлар арасында — Д.Алиф, А.Аллаев, А.Батырбәков, С.Габиев (С.Кумухский), А.Датиев, К.Есиев, И.Ечерух, Ш.Сүнчәләй, Х.Хаҗимокор, Д.Хатакокор, М.Ясинский һ.б.

Журналда гомум ислам мәсьәләләренә караган мәкаләләр басыла, Россия һәм чит илләрдәге мөселманнар тормышының мөһим проблемалары, аларның тарихлары һәм йолалары яктыртыла. Әдәби әсәрләр, фән үсеше хакында очерклар басыла. «Мусульманин»да мөселманнарның мәдәни үсеше — яңа мәктәп һәм мәдрәсәләр ачу, матбугат эше, хәйрия оешмалары һәм китапханә-уку бүлмәләрен оештыру мәсьәләләренә күп урын бирелә. Басма үз укучыларына белем алуның кирәклеге һәм иске тәртипләрдән баш тарту идеяләрен җиткерергә тырыша, мөселманнарның кан үчен, фанатиклыгын һәм таркаулыгын гаепләп чыга.

«Мусульманин» мөселман хатын-кызларын гасырларга сузылган изелүдән котылырга һәм үз хокуклары өчен көрәшергә чакыра, күпхатынлылык институтына каршы чыгышлар ясый. Журналда хатын-кыз авторлар, шул исәптән Хаҗи-Теләшинең хатыны Әйшә дә язмаларын бастыра. Мөселман җәмгыятендә зыялыларның роле турындагы мәсьәләләр бәхәсләрнең төп темасы була. Редакция фикеренчә, укымышлы мөселманнар халыкның мәдәни артталыгын бетерүдә активрак катнашырга тиеш. Мәкаләләрдә Россия хөкүмәтенең эчке сәясәте белән килешмәүче мөһаҗирләр — Төркиягә күчеп китүчеләр хәрәкәте гаепләнә.

«Мусульманин»ның эшчәнлеге гомуммөселман юнәлешендә булса да, Кавказ халыклары тормышы турындагы мәкаләләргә күбрәк урын бирелә. Урыннардан килгән хатлар аерым халыкларның, бигрәк тә мөселман мәдәни хәрәкәтен әйдәп баручы Идел буе татарлары тормышын яктырта. Идел буеның эре шәһәрләрендә мәгърифәт үсеше редакциянең игътибар үзәгендә була. Хаҗи-Теләши рус һәм мөселман мәдәниятен якынайтырга омтыла һәм журнал битләрендә мөселманнарның Россия хөкүмәтенә лояльлеген күрсәтергә тырыша.

Замандашлары һәм тикшеренүчеләр арасында Хаҗи-Теләши провокатор, патша хөкүмәте агенты исемен ала. Акча җитмәү һәм әбүнәчеләрнең ышанычы кимү сәбәпле, басманың эшчәнлеге тукталып кала.

Әдәбият         

Бессмертная О. Русская культура в свете мусульманства // Христиане и мусульмане: Проблемы диалога. М., 2000;

Серова Е.А. История журнала «Мусульманин» // Татары в Санкт-Петербурге. СПб., 2003.

Автор — Е.А.Серова