Урал өлкәсенең мөселман Милли Шурасы органы.

 Чыгу урыны һәм вакыты

1917 елның 10 октябреннән 1918 елның 3 мартына кадәр Уральск шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барысы 19 саны чыга.

«Хәбәрләр» газетасының дәвамчысы.

Мөхәррире — Г.Ишмөхәммәтов.

Юнәлеше

Газетада төп игътибар өлкәдәге мөселман җәмгыяте тормышы белән бәйле проблемалар һәм вакыйгаларга юнәлтелә.

«Мөхбир» — анык кына сәяси юнәлеше булмаган, урталыкны тоткан басма.

Совет хакимияте органнары тарафыннан ябыла.        

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор –  Т.М.Насыйров