Чыгу урыны һәм вакыты

1913 елның октябреннән 1914 елның 15 апреленә кадәр Оренбург шәһәрендә татар телендә аена 2 тапкыр нәшер ителә, барысы 9 саны чыга.

Нашире һәм мөхәррире — Х.Гали.

Актив авторлар арасында — Г.Әзмитов, И.Бикчәнтәев, Җ.Вәлиди, Ш.Мостаев, Н.Надиев, А.Нургалиев, М.Нури, Г.Сәгъди, С.Хәбиров һ.б.

Юнәлеше

Журнал татар башлангыч һәм урта мәктәп укытучыларының күбесе өчен алыштыргысыз ярдәмлеккә әверелә.

«Мәктәп һәм мәгариф яңалыклары» бүлегендә укыту методикасы (әйдәп баручы укытучыларның дәрес конспектлары бирелә), укучыларны хезмәт белән тәрбияләү, мәгариф өлкәсендәге реформалар, дини мәктәпләр һәм мәдрәсәләр, мәктәпкәчә тәрбия турында мәкаләләр басыла; атаклы фән һәм мәдәният эшлеклеләре иҗаты яктыртыла.

Әдәби бүлектә Г.Акбирдин, Х.Габиди, Х.Мөхәммәдов, С.Сүнчәләй, З.Тукбаев шигырьләре бирелә.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – А.Ә.Хәсәвнех