Эчтәлек

1920 елларда стена газеталарын тиражлы бастыру нигезендә (исеме дә шуннан килеп чыккан) барлыкка киләләр. ТАССРда иң беренче күптиражлы газеталар — «Красный железнодорожник» (Мәскәү–Казан тимер юлының Көнчыгыш бүлеге, 1920), «Вахитовец» (Казан май комбинаты, 1923), «Дизель» (электротрест, 1923), «Кооперативный листок» (Татсоюзның Минзәлә конторасы, 1923), «Вопросы авиации» (ТАССР Хәрби һава флоты дуслары җәмгыяте, 1923), «Совработник» (ТАССР советлар органнары хезмәткәрләре профсоюзы, 1923), «Казанский печатник» (Полиграфия производствосы союзы һәм басмаханә завкомы, 1924) һ.б.

1920 елларда татар телендә дә күптиражлы газеталар басыла башлый: «Байтарлык сәхифәсе», (Татар Үзәк ветеринария идарәсе, 1923), «Кызыл печатник», (Полиграфия производствосы союзы һәм басмаханә завкомы, 1924), «Безнең һава флоты» (ТАССР Хәрби һава флоты дуслары җәмгыяте, 1924), «Ялчы» (Татарстан Авыл һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзы Советы, 1927) һ.б. 1920 елда газеталар, акча һәм кадрлар җитмәгәнлектән, озак вакыт һәм даими басылмыйлар, кайберләре бер генә тапкыр — юбилейларга һәм сәяси кампанияләргә багышлап кына чыгарылалар.

ТАССРда күптиражлы газеталарның киң тармакланган челтәре индустрияләштерү чорында барлыкка килә, аның нигезен фабрика-завод газеталары тәшкил итә. ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты үзенең 1929 ел 11 октябрь карарында күптиражлы газеталар редакцияләренә татар телендәге мәкаләләргә зур урын бирергә һәм газетаның татарча өлешен яңалифкә күчерүне тизләтергә тәкъдим итә. «Дубитель» (Күн тресты), «Текстильщик» (Казан җитен комбинаты), «Красный текстильщик» (Кукмара киез аяк киемнәре фабрикасы), «Бондюжский рабочий» (Бондюг химия заводы) кебек газеталарның яртысы диярлек татар телендә басыла.

1931 елда ВКП(б) өлкә комитетының «Завод-фабрика күптиражлы газеталары турында» дип аталган карары үзләренең газеталарында татар телендә полосалар чыгарган предприятиеләргә аерым татар газеталарын «чыгаруны җайга салырга» тәкъдим итә. 1931 елда — «Мехчы» (Казан мех комбинаты), «Полиграфчы» (Александров исемендәге Казан басмаханәсе), «Советлар канаты» (Казан машиналар төзү заводы), «Спартакчы» («Спартак» аяк киемнәре фабрикасы), «Тегүче» (ТАССР ҮБКның Тегүчеләр берлеге), «Финплан өчен» (Финанс хезмәткәрләре берлеге) һ.б.; 1932 елдан «Вахитовчы» (Казан май комбинаты), «Идел ударнигы» (Казан пристане), «Яшь печатник» (Казан полиграфия сәнәгате заводы), «Удар темп өчен» (Казан киез итек басу комбинаты) һ.б. газеталар басыла башлый. 1920–1930 елларда ТАССР чикләреннән тышта татар эшчеләре эшләгән эре предприятиеләрнең татар телендә 50 дән артык күптиражлы газеталары да нәшер ителә, шул исәптән Мәскәүдә — «Метрострой коммунисты», «Можрез ударнигы», «Электросталь ударнигы», Ленинградта — «Ленинград Кызыл портовигы».

Күптиражлы газеталарга зур әһәмият биреп, ВКП(б) ҮКның «Завод-фабрика газеталары турында»гы 1932 ел 19 август карарында партия органнарына күптиражлы газеталар белән җитәкчелек итүне көчәйтергә һәм ярдәм итәргә, ВКП(б) район комитетлары карары белән завод-фабрика газеталары мөхәррирләрен раслап куярга тәкъдим ителә. Татарстан өлкә комитеты күптиражлы газеталарның редколлегия составын яңадан карап чыгарга куша. Редакцияләрнең кадрлар составын яхшырту максатыннан, «Тревога» (Казан ГРЭСы), «Швея» (Тегү тресты), «Ударник» (Казан җитен комбинаты) һ.б. газеталарга «Кызыл Татарстан» газетасы хезмәткәрләре һәм Татар коммунистлар университеты аспирантлары җибәрелә.

Крәстиян хуҗалыкларын күмәкләштерү чорында МТСларның һәм совхозларның сәяси бүлек газеталары нәшер ителә башлый. Югары уку йортларының күптиражлы газеталары арасында, иң беренче булып, Казан университетының («Путь пролетарского студенчества», 1924), соңрак — Казан педагогия институтының («Педвуз», 1929), Татар коммунистлар университетының («За ленинизм», 1929), Казан медицина институтының («За медицинские кадры», 1931), Казан химия-технология институтының («За кадры», 1934) газеталары басыла башлый. 1934 елда 120 дән артык күптиражлы газеталар нәшер ителә, шул исәптән завод-фабрика газеталары — 43, транспорт оешмаларыныкы — 6, МТСларныкы — 49, совхозларныкы — 43, югары уку йортларыныкы — 3. 1937 елга МТСларның газеталары чыгудан туктый, совхоз һ.б. газеталарның саны сизелерлек кими. Газеталарның гомуми саны 60 ка кадәр кими (аларның бер тиражы уртача 66,5 мең данә). 1930 еллар ахырына ТАССРдан читтә татар телендәге күптиражлы газеталар чыгудан туктый.

Күптиражлы газеталарның күпчелеге, кагыйдә буларак, зур булмаган күләмдә чыга, ике сәхифәле генә була; Казан моторлар төзү берләшмәсе, Казан авиация заводы, Кама автомобиль заводы һ.б. шундый эре сәнәгать предприятиеләре дүрт сәхифәле басмалар чыгаралар. 1980 еллар уртасында күптиражлы газеталар СССРда матбугатның иң зур таралышлы матбугат басмасына әвереләләр: 4 меңнән артык күптиражлы газета нәшер ителә. 1989 елда Татарстанда 61 күптиражлы газеталар басыла, 1999 елда — 54. Совет чорыннан соң ТРда, РФнең башка өлкәләреннән аермалы буларак, күптиражлы газеталар саны кискен кыскармый. Базар икътисадының яңа структуралары — банклар, акционерлык җәмгыятьләре, иминиятләштерү компанияләре — тарафыннан чыгарылган һәм үз хезмәткәрләренә яки клиентларга юнәлдерелгән «корпоратив» газеталар үсеш ала. Т

радицион күптиражлы газеталар да, сәяси-идеологик вазифаларыннан баш тартып, үз юнәлешләрен үзгәртәләр.

Чыганаклар

Печать, радиовещание и телевидение Татарии. 1917–1980: Сб. док. и материалов. К., 1981.

Автор — Р.А.Айнетдинов