- РУС
- ТАТ
әдәби-сәнгати, иҗтимагый журнал
Оештыручылары: Яр Чаллы шәһәре администрациясе, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, 2006 елдан – «Татмедиа» ААҖ.
«Мәйдан» журналының беренче саны
2001 елның августыннан Яр Чаллы шәһәрендә нәшер ителә.
Баш мөхәррирләр: Ф.М.Сафин (2001–2005), В.Ш.Имамов (2005–2014), Ф.В.Мәҗитов (2014–2018), хәзер Р.Г.Галимуллин.
Журнал эчтәлегендә әдәби әсәрләр өстенлек итә; танылган язучылардан тыш, яшь авторларның: Ә.Әхмәтгалиев, И.Вәлиуллин, Р.Сабир һ. б. әсәрләренә, проза, поэзия һәм драматик әсәрләргә урын бирелә.
Аерым номерлар сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләренә (алар арасында А.Авзалова, И.Шакиров, Т.Миңнуллин, Х.Туфан, Р.Фәйзуллин һ. б.), туган якка, аерым алганда, Татарстан Республикасының Әгерҗе, Актаныш, Мөслим һәм башка районнарына, шулай ук Башкортстанда һәм Удмуртиядә яшәүче татарларга багышлана.
Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;
Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.