Чыгу урыны һәм вакыты

1908 ел ахыры — 1909 ел башында Әстерхан шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барысы 24 саны чыга.

«Хәмият» газетасының дәвамчысы.

Нашире һәм мөхәррире — М.Исмәгыйлев-Ширванский.

Юнәлеше

Газетада мөселманнар тормышына кагылышлы хөкүмәт карарлары урнаштырыла, Россия-Төркия мөнәсәбәтләре яктыртыла.

Әстерхандагы башка басмалардан аермалы буларак, оператив яңалыкларга зур урын бирелә. Һәр номерда җирле авторларның шигырьләре, кыска хикәяләре урнаштырыла, шул исәптән Җ.Җәббаров әсәрләре.

Әдәбият

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (Альбом). 1905–1926. Казан, 1926;

Затымызга мөнасиб сыйфатларымыз // Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр. К., 1989. Т. 3;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Завгарова Ф.Х. Татарская литература Астраханского региона в историко-культурном контексте ХIХ – начала ХХ веков. Казань, 2003;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.