Чыгу вакыты

«Ерак Шәрекъ төрки -татар мөселманнарының дини-милли Идел-Урал мәркәзе» органы. 1935 елның 1 ноябреннән 1945 елның август башына кадәр Мукден шәһәрендә (Кытай) татар телендә нәшер ителә, барысы 440 саны чыга.

Нашире — С.Аити. Оештыручысы һәм беренче мөхәррире — Г.Исхакый; газетаның исеме Берлинда нәшер ителгән «Яңа милли юл» журналы белән аваздаш. Аннан соң мөхәррирләре И.Дәүләткилдиев һәм аның хатыны Рокыя Мөхәммәдиш. Редакциядә М.Арслан, А.Гыйззәтулла, Ш.Илдар эшли; актив авторлар арасында — А.Аги, Х.Болгари, Х.Габдүш, Ф.Гыйльман, К.Салиәхмәт, Х.Сөләев. Татар эшмәкәрләре Ә.Мәңгәр һәм Я.Ибраһим матди ярдәм күрсәтәләр. Татар эмигрантлары матбугаты арасында газета үзенең басылу дәвамлылыгы, мәкаләләрнең күптөрле булуы һәм укучылар арасында киң таралуы белән аерылып тора.

Темалары

Газета битләрендә Г.Исхакыйның татар милләтен, аның мәдәниятен һәм азатлыгын яклап көрәш рухы белән сугарылган уннарча мәкаләләре дөнья күрә (беренче санда — «Безнең максатлар», алдагы саннарда — «Ерак Шәрекътә милли матбугат», «Милли Мәҗлеснең 20 еллыгы», «Финляндия татарлары», «Советларның руслаштыру сәясәте», «Большевикларның безнең дингә каршы басымы», «Безнең киләчәгебезнең нигезләре» һ.б.). Газета мәкаләләрендә татар эмиграциясе тормышы: аның тарихы, иҗтимагый эшчәнлеге, мәдәнияте, әдәбияты, икътисади хәле һәрьяклап яктыртыла. «Милли байрак» 1945 елның августында Маньчжурия территориясенә совет гаскәрләре кергәннән соң чыгудан туктый. Басма хезмәткәрләренең бер өлеше совет контрразведкасы органнары тарафыннан кулга алына һәм озак вакыт төрмәдә ябылып тотыла.

Әдәбият    

Мәхмүт Т. Чит илләрдәге татар вакытлы матбугаты // Казан утлары. 1990. № 10;

Исхакый Г. Япония — Токио // Мирас. 1995. № 2;

Насыйров Т. Татар мөһаҗирләре матбугаты // Казан утлары. 2001. № 7;

Гайнетдинов Б. Тюрко-татарская эмиграция: начало XX века — 1930-е годы. Наб.Челны, 1997.

Автор  —  Т.М.Насыйров