«Мәгълүмате мәхкәмәи шәргыяи Ырынбургия» журналының дәвамчысы.

«Мәгълүмате җәдидә» журналы

Чыгу урыны һәм вакыты 

1911 елның 10 мартыннан 1912 елның 15 гыйнварына кадәр Уфа шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барысы 16 саны чыга.

Нашире һәм мөхәррире — Я.Канзафаров.

Юнәлеше

Журнал мөселман руханилары мәнфәгатен яклый.

Максаты — «татар милләте бәхетле булсын һәм алга барсын өчен, исламны пропагандалау».

Актив авторлары арасында — Җ.Абызгилдин, М.Акимов, А.Бикмиев, А.Хәбир, М.Хәсәнов.

Төп бүлекләре: «Ислам һәм аның башка диннәргә мөнәсәбәте», «Мөселманнарның җәмгыятьтәге һәм гаиләдәге роле, бурычлары», «Исламда хатын-кыз», «Имам вәгазе һәм үгет-нәсыйхәтләре», «Балаларны мөселман кануннары буенча тәрбияләү», «Ислам: сораулар һәм җаваплар».

«Мәгълүмате җәдидә»дә фән һәм техника, медицина, бакчачылык, терлекчелек өлкәсендәге яңа ачышлар, эчке һәм тышкы сәясәттәге яңалыклар хакында, шулай ук сәяси һәм дини эшлеклеләрнең (И.Гаспралы, М.Бигиев һ.б.) тормышы һәм эшчәнлеге турында мәкаләләр басыла; алдынгы татар газеталары — «Тәрҗеман», «Вакыт»ка күзәтү ясала.

«Әдәбият яңалыклары» рубрикасы була.                        

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор –  А.Ә.Хәсәвнех