Урта Идел буе төбәге халык мәгарифе бүлеге органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1930 елда — Мәскәүдә, 1931– 1933 елларда  Самара шәһәрендә татар телендә нәшер ителә.

1931 елда «Методика юл күрсәткече» исеме белән чыга.

Мөхәррире — А.М.Вәлитов.

Юнәлеше

Мәгариф эше, алдынгы мәктәп укытучылары һәм башка мәгариф хезмәткәрләренең тәҗрибәсе һәм эш нәтиҗәләре белән таныштыруны максат итеп куя.

Актив авторлар арасында — А.Вәлитов, Ф.Давыдов, К.Чигурин.

«Методик җыентык»та коллективлаштыру һәм аның укыту процессындагы роленә, мәктәпләрдә дингә каршы тәрбиянең куелышына, мәдәни төзелешләр өлкәсендә соц. ярышлар үткәрүгә һәм башкаларга багышланган мәкаләләр дөнья күрә.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – А.Ә.Хәсәвнех