Чыгу урыны һәм вакыты

1906 елның сентябреннән 1907 елның июненә кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә, барысы 7 саны чыга.

Даими басылмый: 1906 елда — 3, 1907 дә 4 саны дөнья күрә.

Нашир-мөхәррире булып Н.А.Скворцов исәпләнә, чынында мөхәррирләре Н.Е.Воронцов, А.Ф.Ярославцев була.

Авторлары арасында — сатириклар А.С.Бухов, Е.Пяткин, шагыйрь Н.С.Охотин (псевдоним Изгнанник). Мәкаләләренең күбесе псевдоним белән чыга.

Цензура журналны «артык сул» дип бәяли, 2 нче санның тышында «Яшәсен ирек!» дип аваз салучы эшче сурәтләнә.

1906 елның октябрендә, 3 нче сан чыкканнан соң, редакция хезмәткәрләре кулга алына.

Соңгы саны 1907 елның маенда чыга.

Журнал төсле рәсемнәр һәм карикатуралар белән бизәлә. Рәсемнәрнең авторлары арасында — танылган рәссам А.И.Трапицын.

Әдәбият

Бейсов П.С. Свободное слово бессмертно: Из истории революционной литературы в старом Симбирске, 1905–1912 гг. Саратов, 1966; 

Аристов В.В., Ермолаева Н.В. Все началось с путеводителя… Казань, 1975;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.А.Айнетдинов