- РУС
- ТАТ
мәгариф хезмәткәрләре һәм укучы яшьләрнең атналык газетасы
1991 елның февраленнән Казанда татар телендә нәшер ителә.
1 нче саны Казан университетының партия ВЛКСМ комитетлары, ректораты, профсоюз комитеты органы буларак «Ленинчы» исеме белән басыла.
2 нче саннан хәзерге исемдә.
Мөхәррире — Р.Ә.Фәттахов.
Оештыручылары — Казан, Чаллы, Алабуга югары уку йортлары; «Азатлык» татар яшьләре берлеге; редакция коллективы.
Алга таба оештыручысы — «Татмедиа» ААҖ.
1998 елдан мөхәррире — Х.Х.Вәлиәхмәтов.
«Мәгърифәт» Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү мәсьәләләрен яктырта, татар яшьләре һәм студентлары тормышы, татар телен һәм мәдәниятен үстерү проблемаларын күтәрә, яшь татар язучылары әсәрләреннән өзекләр бастыра.
2013 елның августыннан «Мәгърифәт» газетасы чыгудан туктый, аның урынына «Гаиля һәм мәктәп» исемле журнал нәшер ителә.
Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;
Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;
Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;
Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.
Автор – Р.А.Айнетдинов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.