БАССРның Мәгариф халык комиссариаты органы.

Чыгу урыны һәм вакыты 

1920 елда Эстәрлетамак шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барысы 6 саны чыга.

Мөхәррире — Х.Таһририя.

Актив авторлары арасында — Әбүбәкеров, Ажанов, Бикмаев, Мирзанов, Мөслими, Г.Фәхретдинов.

Юнәлеше

«Гомуми бүлек»тә иҗтимагый-педагогик проблемаларга, урта мәктәп укучыларын һөнәри-педагогик әзерләү, класстан тыш тәрбия һәм балаларның мәктәптән тыш ялларына, балалар, ятимнәр йортларына һәм башка проблемаларга багышланган мәкаләләр басыла.

«Махсус бүлек» авыл җирлегендәге наданлыкны бетерү буенча оешкан комиссия эшчәнлеген яктырта (курслар, түгәрәкләр, китапханәләр, лекцияләр уку һ.б.). Атаклы фән эшлеклеләре, педагоглар, публицистларның мәкаләләре басыла (А.В. Луначарский һ.б.).

«Яңалыклар» бүлегендә 1 нче Бөтенбашкорт съезды һәм БАССРның Мәгариф халык комиссариаты эшчәнлеге турында хәбәрләр, мәктәпкәчә оешма тәрбиячеләре һәм урта мәктәп укытучылары өчен уку ярдәмлекләре һәм китаплар исемлеге бирелә.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – А.Ә.Хәсәвнех