РСФСР Мәгариф халык комиссаритының социаль тәрбия бүлеге органы.

Чыгу урыны һәм вакыты 

1926 елның гыйнварыннан 1931 елның гыйнварына кадәр Мәскәүдә татар телендә 52 саны нәшер ителә.

1928 елның февраленә кадәр «Нәшрият»та, соңрак СССР халыклары Үзәк нәшриятында басыла.

Төрле елларда мөхәррирләре: И.Юманкулов, И.Агишев.

Актив авторлары арасында — Г.Алпаров, Н.Әюпов, Г.Баимбәтов, Г.Ибраһимов, Г.Салаватов, Ш.Саттаров, Г.Хәбиб, Н.Хәйри, С.Шакулова.

Юнәлеше

Журналның максаты — милли мәктәпләрдә укыту-тәрбия бирү процессын оештыру һәм алдынгы педагоглар, методистлар тәҗрибәсен тарату.

Төп бүлекләре: гомуми, педагогика һәм методика, сәяси агарту, мәктәпкәчә тәрбия, укытучылар һәм укучылар тормышы, тел һәм орфография, әдәбият, фән яңалыклары, урыннардан хәбәрләр, китаплар дөньясында, тәнкыйть һәм библиография.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – Т.М.Насыйров