ВКП(б)ның Удмуртия өлкә комитеты, Удмурт АССРның Югары Советы, хезмәт ияләре депутатларының Ижевск шәһәр советы органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1933 елның 10 февраленнән 1940 елның 6 октябренә кадәр Ижевск шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барлыгы 917 сан.

Мөхәррире — И.Р.Борнашев.

Удмуртия татарлары өчен чыгарыла.

Юнәлеше

Республиканың иҗтимагый-сәяси, икътисади, мәдәни тормышын, шулай ук металлургия, машина төзелеше сәнәгатендә эшләүче татар эшчеләре, авыл эшчәннәре, мәдәни-агарту учреждениеләре хезмәткәрләре тормышын яктырта.

Әдәбият

Удмуртская Республика: Энцикл. Ижевск, 2000;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – Т.М.Насыйров