Эчтәлек

1905 елдан Җаек (Уральск) шәһәрендә татар телендә кулъязма рәвешендә тарала.

1906 елның 15 гыйнварыннан 1907 елның 20 маена кадәр басма рәвештә нәшер ителә, барлыгы 17 саны чыга.

Нашире һәм мөхәррире – К.Мотыйгый, аннан соң М.Гобәйдуллин, В.Хәмидуллин.

Журналда Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Р.Фәхретдин, М.Бигиев, Г.Исхакый һәм башка әдипләр языша, әдәби-нәфис әсәрләргә күп урын бирелә. Аның битләрендә Г.Тукайның беренче шигырьләре дөнья күрә.

«әл-Гасрелҗәдид» нең матур әдәбият бүлегендә лирик, драма, проза (күбесенчә хикәяләр) әсәрләре басыла.

Редакция иң яхшы сәхнә әсәрләренә конкурслар уздыра, авторларга махсус бүләкләр билгели.

Журнал А.С.Пушкин, Н.В.Гоголь, Л.Н.Толстой кебек рус классиклары әсәрләренең тәрҗемәләренә, иҗтимагый-сәяси һәм икътисади характердагы материалларга да урын бирә.

1907 елның февралендә К.Мотыйгый наширлек һәм мөхәррирлек хокукыннан мәхрүм ителә, журнал чыгымын финанслау М.Гобәйдуллинга күчә һәм тиздән ул аны яба.

Әдәбият

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты: (Альбом). 1905-1925. Казан, 1926;

Гайнуллин М. Татарская литература и публицистика начала XX в. Казань, 1983.                               

Автор – А.М.Ахунов