Көнчыгыш фронтның 1 нче армиясе сәяси бүлеге һәм РКП(б)ның Каспий аръягы өлкә комитеты органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1920 елның 19 апреленнән 9 сентябренә кадәр Сызрань шәһәрендә, Сорочинск станицасында (Оренбург өлкәсе), Бозаулык, Оренбург һәм Полторацк (хәзерге Ашхабад) шәһәрләрендә татар телендә нәшер ителә.

1920 елда төрек һәм үзбәк телләрендә бастырыла.

Барысы 129 саны чыга, алардан 84 саны — татар телендә.

Актив авторлары арасында — Г.Әлми, Б.Гәрәй, Н.Еники, Ш.Камал, И.Рәмиев, Ә.Хәбиби, Д.Юлтый була. «Кызыл йолдызда»да М.Җәлил үзенең беренче шигырьләрен бастыра.

Әдәбият

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (Альбом). 1905–1925. Казан, 1926;

Аниакурдов М.Д. К истории коммунистической печати в Туркменистане. Ашхабад, 1958;

Насыров Т.М. Из истории красноармейской печати на татарском языке (1918–1920) // Татария в период Октября. Казань, 1970;

Сбитнева А.А. Литература для красноармейцев нерусской национальности (Из истории деятельности политотделов Красной Армии на Восточном фронте в годы Гражданской войны) // Военно-исторический журн. 1973. № 4;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – Т.М.Насыйров