Оештыручылары: БРның Дәүләт җыены — Корылтае һәм хөкүмәте.

Уфа шәһәрендә татар телендә нәшер ителә.

Чыгу урыны һәм вакыты

1918 елның 1 нче мартыннан Башкортстан Вакытлы революцион советы «Башкортстан» газетасын чыгара башлый.

1924 елның 2 августыннан Башкортстан ВКП(б) өлкә комитеты карары белән 2 мөстәкыйль басма рәвешендә чыга: башкорт телендә — «Башкортстан» һәм татар телендә — «Яңа авыл».

1930 елның 1 гыйнварыннан 1941 елның 8 июленә кадәр «Коммуна» исеме белән басыла.

1944 елның 12 мартында «Кызыл таң» исеме белән яңадан чыга башлый.

Төрле еллардагы мөхәррирләре — М.Йосыпов, Г.Габбасов, И.Насыйри, М.Бикбулатов, Ш.Шәймәрдәнов, Г.Ризванов, Г.Гозәиров, Ф.Шаяпов, Г.Алмаев, Т.Ахунҗанов, Р.Дашкин, М.Мөлеков, Р.Ханнанов, М.Муллакаев, Ф.Фәтхетдинов (2001 елдан).

Газетада күренекле әдипләр, публицистлар, галимнәр: Н.Әсәнбаев, Ә.Атнабаев, Ә.Бикчәнтәев, М.Гафури, Ү.Гыймадиев, Г.Гомәр, Д.Исламов, М.Бакиров, С.Кудаш, Р.Кузиев, А.Мирзаһитов, И.Низамов, С.Поварисов һәм башкалар хезмәттәшлек итә.

Юнәлеше

Республиканың иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади, мәдәни тормышын яктырта.

Редакция кушымталар да чыгара: балалар өчен «Очкын» исемле атналык газета һәм айлык «Әллүки» журналы.

Газета Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.