РКП(б)ның Әстерхан губерна комитеты каршындагы Шәрекъ халыклары коммунистик оешмалары үзәк бюросы һәм губерна башкарма комитеты каршындагы милләтләр эше бүлеге органы.

«Тартыш» газетасының дәвамчысы.

Чыгу урыны һәм вакыты

Әстерхан шәһәрендә 1919 елның 24 гыйнварыннан 1921 елның 6 сентябренә кадәр атнага 3 тапкыр татар телендә нәшер ителә, барлыгы 274 саны чыга.

Нашире — Коммунистларның Әстерхан мөселман оешмасы комитеты.

Төрле елларда мөхәррирләре — Х.Сәйфи, К.Гобәйдуллин, Ә.Гомәров.

Газетада Х.Әбүбәкеров, Д.Биньядзадә, К.Габидуллин, И.Исмәгыйлев, З.Кәримов, Х.Мөслимова, Х.Мөхәммәтов, Т.Нияз, Н.Пещеряков, Г.Терегулов, Х.Ханбикова, М.Йосыфый һәм башкаларның язмалары басыла.

Юнәлеше

«Бөтендөнья эшче һәм крәстияннәре, берләшегез!» лозунгы астында чыга.

Социализм һәм коммунизм идеяләрен пропагандалый.

Әстерхан коммунистик яшьләр оешмалары, Казакъстан, Әзәрбайҗан, Украина, Төркестан, Венгриядәге большевистик хәрәкәтләр турында мәкаләләр басыла.

«Кызыл фронт» сәхифәсендә адмирал А.В.Колчак армиясе һәм ак казакларга каршы көрәш барышы яктыртыла.

В.И.Ленин, Л.Д.Троцкий, И.В.Сталин докладлары һәм мөрәҗәгатьләре; эшче һәм крәстияннәрнең икътисади хәле, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать, мәктәптә укыту, эчке һәм тышкы сәясәт турында күзәтүләр басыла.

1919 елның октябреннән газетаның күләме икеләтә кыскартыла. 

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор –  А.Ә.Хәсәвнех