Казан губерна земствосы органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1918 елның 24 гыйнварыннан 1 февраленә кадәр Казанда рус һәм татар телләрендә 8 саны нәшер ителә.

Мөхәррире — Казан губерна земство җыены вәкаләтле вәкиле В.Вегер.

Юнәлеше

Газета «илнең барлык демократик көчләренең, Россия халыкларының федератив демократик республика, рус социализмы агымнары нигезендә берләшүен, Учредительләр җыенына хезмәт халкы мәнфәгатьләрен яклау мөмкинлекләре бирүне, барлык социалистик партияләрне берләштерүче хакимият төзүне» яклый.

«Земская неделя» журналы редакциясе белән тыгыз хезмәттәшлек итә.

«Крестьянская жизнь» битләрендә 100 нче Гадәттән тыш Казан губерна җыелышы (1918 елның 10 гыйнварында ачыла) карарлары яктыртыла, газета аның карары нигезендә чыгарыла. Җыелыш, Учредительләр җыенының эшчәнлеген торгызуны таләп итүе өчен, большевиклар тарафыннан куып таратыла.

Редакция Казан Эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары советының 1918 елның 30 гыйнварында игълан ителгән Казан шәһәр думасын бетерү турындагы декретын кискен тәнкыйтьли. Газетаның соңгы санында: «Бөтен халык сайлаулары нәтиҗәсендә төзелгән учреждениене таркатырга аларга кем хокук биргән? Бу — башбаштаклык. Без большевиклар белән килешмибез», — диелә. Совет хакимияте органнары Игъланнар монополиясе турындагы декретны бозу сылтавы белән басманы яптыра. Шуннан соң земство яңа «Трудовой путь» газетасы чыгара башлый.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Т.М.Насыйров