Чыгу урыны һәм вакыты

Бердәнбер номер Казанда 1913 елның 21 ноябрендә чыга.

Газета үзен «тыныч һәм легаль, конспирация белән таныш түгел, көньяк-төньяк яисә юмористик юнәлештә» дип сурәтли.

Юнәлеше

Редакция үз юнәлешен түбәндәгечә билгели:  безнең «Конфетти» – бик чибәр, алсу күлмәкле, һәрчак елмаерга торган кыз ...

«Конфетти»да ярлы студентларга ярдәм җәмгыяте файдасына студентлар бал-концерты программасы дөнья күрә, студентлар тормышыннан мәзәк күренешләр басыла. Бер полосасы Казан университеты студентларының лирик һәм юмористик шигырьләренә бирелә.

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2006. Т.3;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.