Татар коммунистлар университетында (ТКУ) ВКП(б)ның ячейкасы һәм студентларның башкарма бюросы органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1925 елның июненнән 1928 елның декабренә кадәр Казанда татар һәм рус телләрендә нәшер ителә, барысы 3 сан.

1925–1927 елларда «ТКУ студенты», «Студент ТКУ» исемендә чыга.

Мәкалә авторлары — ТКУ студентлары. Иң активлары — Я.Әбраров, М.Агишев, А.Баһау, Б.Ильясова, Т.Имаметдинов, К.Кәримов, Г.Кильдин, Г.Надыйров, И.Рәхмәтуллин, Х. Садри, М.Сәлахов, И.Төхфәт, М.Хуҗиәхмәтов, Я.Ярмәки.

Юнәлеше

Максаты — коммунистлар университеты студентлары тормышы белән укучыларны таныштыру, чыгарылыш курсларны РКП(б)ның принципларын тормышка ашырырга әзерләү.

РКП(б) ячейкасының ТКУда эшчәнлеге, комсомол активистлары тәҗрибәсе турында язмалар, университет студентларының шигырь һәм хикәяләре басыла.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – А.Ә.Хәсәвнех