БАССР Җир эшләре халык комиссариты органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1931 елның 19 апреленнән 1933 елның 13 мартына кадәр Уфа шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барысы 56 саны чыга.

Нашире — ВКП(б)ның Башкортстан өлкә комитеты «Коммуна» газетасы.

Төрле елларда мөхәррирләре — Р.Камал, И.Насыйров, М.Бикбулат, Г.Гозәй.

Юнәлеше

Газета наданлыкка каршы көрәшкә бик зур игътибар бирә, 1932 ел хезмәт халкы арасында наданлыкны бетерү буенча соңгы ел булачак дип яза. Бу эштә комсомолларның роле ассызыклана.

«Яңалиф дәресләрен өйрәнү» рубрикасында укырга-язарга өйрәнүчеләргә ярдәм итүче материаллар басыла. «Колхоз ударчысы» сәхифәләрендә колхоз һәм авыл хуҗалыгы артельләре тормышы, алдынгыларның хезмәте киң яктыртыла, хезмәттәге җитешсезлекләр, авыл хуҗалыгы артельләре Уставын бозу тәнкыйтьләнә; агрономнар һәм ветеринарлар тәкъдимнәре басыла. Илдәге индустрияләштерү барышы турында материаллар, яңа төзелешләр турында фоторепортажлар урын ала.

Әдәби бүлектә әдәби әсәрләрдән өзекләр бирелә. Язучы Г.Әмири әсәрләре еш басыла.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – Т.М.Насыйров