КПССның Горький өлкә комитеты һәм өлкә башкарма комитетының Сергач районы территориаль-производство колхоз-совхоз идарәсе органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1962 елның 22 апреленнән 1963 елның 31 мартына кадәр Сергач шәһәрендә (Түбән Новгород өлкәсе) татар телендә нәшер ителә, барысы 182 саны чыга.

Төп рубрикалары: «Еллар һәм кешеләр», «Советлар Союзы буйлап», «Бер атнада дөнья», «Социалистик илләрдә», «Әхлак темасына», «Безнең заман кешесе», «Кеше хезмәте белән күркәм», «Партия тормышы», «Әдәби сәхифә».

Юнәлеше

Төп игътибар өлкәнең татар авыллары тормышына бирелә.

Производство алдынгыларының уңышлары һәм тәҗрибәләре, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау учреждениеләре эшчәнлеге җентекләп яктыртыла.

Танылган әдипләрнең һәм җирле әдәбиятчыларның әсәрләреннән өзекләр басыла. Шагыйрь А.Сәләхетдинов газета белән актив хезмәттәшлек итә.

Әдәбият

Фәтхуллин К. Каурый каләм эзеннән (Нижгар татар журналистика тарихы. 1919–1963 еллар). Түбән Новгород, 2004;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – К.Р.Фәтхуллин