- РУС
- ТАТ
сул эсерларның иҗтимагый-сәяси һәм әдәби газетасы
Үзәк мөселман комиссариатының Самара бүлеге органы.
1918 елның 15 маеннан башлап Самара шәһәрендә татар телендә 3 саны нәшер ителә.
Самара губернасы Эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары советының матбугат органы булып торган «Солдат, эшче һәм крәстиян» газетасы бәяләвенчә, «Киңәш» газетасы Совет хакимияте сагында тора һәм капитализм белән көрәш алып бара».
Аны нәшер итүдә Г.Ашмасов, К.Мотыйгый, Г.Садри актив катнашалар.
1918 елның июнь башында Самарада КОМУЧ хакимияте урнашканнан соң, газета чыгудан туктатыла.
Октябрь в Поволжье. Саратов, 1967;
Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;
Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.