ВЛКСМ ҮК каршындагы татар-башкорт бүлеге органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

СССР халыклары үзәк нәшрияты тарафыннан 1924 елның мартыннан 1928 елның апреленә кадәр Мәскәүдә татар телендә барлыгы 47 саны нәшер ителә.

«Октябрь баласы», «Ялкын» балалар журналларының башлангычы булып тора.

Төрле елларда мөхәррирләре — Х.Курмаев, М.Җәлил (1927 елның ноябреннән).

Юнәлеше

Журнал үзенең максаты итеп укучы яшьләр тормышын төрле яклап яктыртуны куя.

Редакция пионерлар, комсомол эшчеләр, укытучылар арасында хәбәрчеләр челтәре төзү буенча актив эшчәнлек алып бара. Ил буенча басманың барлык саннары турында фикер алыша торган «Кечкенә иптәшләр» журналы дуслары түгәрәкләре барлыкка килә; аның битләрендә яшь хәбәрчеләр җибәргән язмалар даими урын ала.

«Кечкенә иптәшләр»нең эшчәнлеген бәяләп, ВЛКСМ ҮК «журнал үзенең эшчәнлегенә татар-башкорт эшче һәм крәстиян балаларын актив җәлеп итә», дип яза.

Күп кенә яшь татар әдипләре журналда үзләренең иҗади эшчәнлекләрен башлап җибәрәләр. Актив авторлар арасында З.Бәширова, Н.Гыйбадуллин, А.Мөхтәров, М.Парсин, Н.Рубцова, Х.Садыйков, Т.Салихов, М.Уразмөхәммәтов, Ю.Усманов, И.Юманкуловлар була.

Әдәбият

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (Альбом). 1905–1925. Казан, 1926;

Фәсәхов К. Тормыш көзгесе // Ялкын. 1973. № 3;

Мәңге яшә, орденлы «Ялкын»! // Ялкын. 1984. № 3;

Хамматов Ш.Х. Муса Җәлил, аның каләмдәшләре. Казан, 1986;

Мустафин Р. Муса Джалиль: Жизнь и творчество в довоенный период. Казань, 1986;

Татар  энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – Т.М.Насыйров